Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре үткәрелгән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар. Ярминкәнең максаты – эшкә урнашырга ярдәм итү, буш эш урыннары турында мәгълүмат алуны киңәйтү, мәшгульлек үзәге хезмәтләрен халыкка якынайту, аларның сыйфатын күтәрү һәм алардан куллануны яхшырту. Мондый ярминкәдә теләге булган һәр кеше мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итмичә дә катнаша ала.
Кичә Яшел үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күчмә офисы белгечләре Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистәсендә чара оештырдылар.
"Җаваплы ата-аналык мәктәбе" технологияләре кысаларында Казан шәһәре гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү (Идел буе районы) бүлекчәсе хезмәткәрләре ата-аналар өчен " Балалар дөньясы һәм зурлар дөньясы" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чара Халыкара гаилә көненә багышланган иде.
Кичә Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офисы "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булып кайтты.
Балигъ булмаганнар арасында җәбер-золым кисәтү буенча эш кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм "Веста" үзәге психологы Наталья Емельянова тарафыннан 13-14 яшьлек Сухарево авылы яшүсмерләре өчен "Мөнәсәбәтләрдә гармония" дигән чара үткәрелде.
Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре җитәкчелегендә 10 нчы майда инвалид балалар өчен шәһәр буенча мемориаль комплекска экскурсия оештырды.
Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге шәфкать туташы Юлия Иксанова “Башка массаж” темасына чыгыш әзерләде.
2017 елның 18 маенда Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Анда катнашачак вәкилләре ҖАҖ "КАМАЗ" (Логистика үзәге), ҖАҖ "Таттелеком", Яр Чаллы һәм Түбән Кама электр элемтәсе бүлемтекләре, "Спорт әзерлеге Үзәге "Ялта-Зәй" коммерцияле булмаган спорт учреждениесе, "ҖЧҖ "МТП-Групп".
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров Балык Бистәсе районында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантанада катнашты.