Наркотиклар куллануын кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау кысаларында Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Яр Чаллы наркология диспансерының белгече белән мәгълүмати очрашу узды .
Үсмерләр наркотиклар куллануының куркыныч нәтиҗәләре, кеше организмындагы үзгәрешләр турында белделәр.
Соңыннан балалар белән сорау-җавап рәвешендә әңгәмә уздырылды. Ачыкланганча, күпчелек яшүсмерләр наркотиклар һәм психоактив матдәләр тискәре куллануга карый.