6 май көнне ТР Милли музеенда социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чара оештырылды. Чарага Яшел Үзән "Гнездышко" һәм Балык Бистәсе районы "Акчарлак" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлары карамагындагылар чакырылды.
Чара программасы үз эченә бәйрәм концерты, ветераннар белән очрашу, музей буенча экскурсия һәм тантаналы Җиңү байрагы алып чыгуны алды.