Халыкара гаилә көне алдыннан Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль эш буенча белгече Наталья Щербакова саклаучы курчаклар ясау буенча мастер-класс оештырды.
Чараның максаты булып өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар игътибарын мәдәни һәм рухи байлыкка җәлеп итү, халык иҗатына кызыксыну уяту торды.
Мастер-класс башында катнашучылар чүпрәктән ясалган курчакларның төрләре белән танышты. Аннан соң, балалар саклаучы курчаклар ясарга кереште.
Дәрес күргәзмә белән тәмамланды.