"Салават күпере" үзәгендә төркемле патриотик дәрес оештырылды

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Сугыш чоры балалары" дип исемләнгән төркемле чара узды. Чарага гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы балигъ булмаганнар чакырылды.

Үзәк социаль педагогы Ольга Лукашова һәм Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте студенткасы Яна Тарасова пионер-геройлар турында кыска метражлы фильм күрсәтте.

Очрашу ахырында катнашучылар бергә Бөек Җиңүгә багышланган мини-плакатлар эшләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International