Традиция буенча Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидларны Җиңү Көне белән котлады.
Ветераннар кунакларны җылы каршы алды. Очрашу кысаларында өлкәннәр үз тормышы, хатирәләре белән уртаклашты. Мәсәлән, 92 яшьлек Мизхат Гыйләҗев сугыш вакытында яралануга карамастан, актив тормыш алып бара.
Николай Быстров – Бөек Ватан сугышы ветераны, ел саен бәйрәм чараларында катнаша, мәктәп укучылары һәм студентлар белән очраша.