Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1 534 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 17 кешегә азрак.

Шулай ук Түбән Кама, Яшел Үзән, һәм Менделеевскта эшсезләр саны кимегән. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1183, 524, һәм 93 эшсез граждан теркәлгән.

Моның белән беррәтән, Чистайда 75, Кама Аланында 3, Алабугада 1 кешегә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International