Балигъ булмаганнар арасында җәбер-золым кисәтү буенча эш кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм "Веста" үзәге психологы Наталья Емельянова тарафыннан 13-14 яшьлек Сухарево авылы яшүсмерләре өчен "Мөнәсәбәтләрдә гармония" дигән чара үткәрелде.
Дәрес башында психолог танышу уены үткәрде. Аннары үз-үзеңдә уңай сыйфатлар таба белүгә, үзара мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән күнегүләр ясалды.
Йомгаклау буларак яшүсмерләр тәэсирләре белән уртаклашты. Чарада катнашучылар сүзләренчә, үзеңә карата яхшы мөнәсәбәтләр көтәргә җиңел, ә менә үзең син башка кешеләр өчен нинди яхшылык башкардың - бу хакта искә төшерү кайчагында гади генә түгел.