Республика предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурыч 1 млн сумга кимегән

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, Азнакай районы “"Чалтаймас" ҖЧҖ 33 хезмәткәренә 198,8  мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын кайтарды. Шулай ук, Әлмәт районында шәхси эшмәкәр А. Ю. Васянин 14 хезмәткәренә 866,7 мең сум күләмендә бурычын кайтарды.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

Шуның белән бергә, исегезгә төшерәбез - хезмәт хакы түләмәү фактлары турында хезмәт инспекциясенә яки прокуратурага мөрәҗәгать итергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International