Кичә Яшел үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күчмә офисы белгечләре Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистәсендә чара оештырдылар.
Белгеч 25 гражданга һөнәри уку, эшсезлек буенча пособие билгеләү һәм түләү тәртибе шартлары, шулай ук эшмәкәрлек эшчәнлеге формасындагы үзмәшгульлек, җәмәгать эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча консультация күрсәтте.
Әлеге чара нәтиҗәләре буенча 21 гражданин яңадан рәсмиләштеру процедурасын узды.