ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2017 ел
җомга

17 майда Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча бүлеге эш эзләүче гражданнарны  ярминкәгә чакыра. Анда КПАТП № 9" ҖАҖ,  "Таттелеком" ҖЧҖ,  Казан шәһәре Совет районы Хәрби комиссариаты вәкилләре катнашачак.

 

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.

Анда катнашучылар Иҗтимагый советы агымдагы елның төп чаралар Планына үзгәрешләр кертте һәм раслады.

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә "Буыннар очрашуы" дип исемләнгән чара узды. Чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары – Алексей Назаров, Михаил Тюкин һәм Михаил Тихонов чакырылган иде.

 

 

Экологик белем көне кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Үсемлекләр дөньясы" темасына мавыктыргыч чара узды.

 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Любовь Таирова балигъ булмаганнар арасында интерактив дәрес үткәрде.

 

 

Бүген Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Тормышны сакла" акциясе узды.

 

 

Халыкара гаилә көне уңаеннан Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютына КШИ кадетлары килде.

 

Халыкара гаилә көне уңаеннан Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Яшүсмер" клубында балалар белән төркемле чара үткәрде.

 

 

"Исток-Башлангыч" Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова 12-нче санлы лицейның 4 нче сыйныф укучылар һәм җитәкчесе белән берлектә мәгълүмати акция үткәрде. Ул гаиләдә балалар һәм яшүсмерләргә карата җәбер-золым булдырмауга юнәлдерелгән.

 

Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Һөнәри шәҗәрә" бәйгесе комиссиясенең конкурска йомгак ясау буенча утырышы узды.

Конкурс комиссиясенә  шәһәр һәм район буенча гомуми белем бирү оешмаларындагы 4-6 сыйныфларда укучы 43  баладан эш килде.  Барлык гаризалар һәм иҗади эшләрне карап чыкканнан соң, 12 укучыга призлы урыннар бирелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International