Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре үткәрелгән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар. Ярминкәнең максаты – эшкә урнашырга ярдәм итү, буш эш урыннары турында мәгълүмат алуны киңәйтү, мәшгульлек үзәге хезмәтләрен халыкка якынайту, аларның сыйфатын күтәрү һәм алардан куллануны яхшырту. Мондый ярминкәдә теләге булган һәр кеше мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итмичә дә катнаша ала.
Үткәрелгән чараның эшендә шәһәрнең 13 оешмасыннан кадрлар белән эшләү хезмәте белгечләре катнашты. Шулар арасында ҖЧҖ “Агроторг”, ҖЧҖ “СодексоЕвроазия”, ҖЧҖ “СКЗ”, МББУ “УБМ №60”, ҖЧҖ “Драйлон Технолоджиз”, ҖЧҖ “Камастройинсдустрия”, ҖЧҖ “Электр транспорты”, ПАҖ КАМАЗ “Логистик үзәге” һәм башкалар бар иде.
Эш бирүчеләр барлыгы 314 буш эш урыны тәкъдим иттеләр: кондуктор, токарь, пешекче, икмәк пешерүче, транспортировщик, йөк төяү җайланмасын йөртүче, укчы-сакчы, сатучы-кассир, контроль үлчәү приборларын көйләүче, шәфкать туташы, технолог, ашханә мөдире һәм башкалар. Моннан тыш ярминкәгә килүчеләргә Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде. Бүгенге көндә анда барлыгы 5100 вакантлы эш урыны теркәлгән.
Ярминкәгә барлыгы 140 кеше килде, шуның 41нә ярминкәдә катнашкан оешмаларга эшкә урнашу өчен юллама бирелде.
Мәшгульлек үзәге белгечләре катнашучыларга интернет-ресурслар аша эш эзләү мөмкинлекләрен җиткерделәр, шул исәптән рәсәйкүләм “Рәсәйдә эш” буш эш урыннары тупланмасы. Һэрбер катнашучыга бу порталдан ничек куллану турында белешмә бирелде.