Балык Бистәсе районында Җиңү Көненә багышланган тантаналы чара узды

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров Балык Бистәсе районында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантанада катнашты.

Чара район башлыгы Илһам Вәлиевның чыгышы белән башланды. Район башлыгы барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Марат Гафаров шулай ук район халкын үз исеменнән һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады.

Аннары район эчке эшләр бүлеге, кадетлар, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашында хәрби парад башланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International