Казанда комплекслы үзәк белгечләре балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләре гармонияләштеруенә юнәлдерелгән дәрес уздырыды

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

"Җаваплы ата-аналык мәктәбе" технологияләре кысаларында Казан шәһәре гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү  (Идел буе районы) бүлекчәсе хезмәткәрләре   ата-аналар өчен " Балалар дөньясы һәм зурлар дөньясы" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чара  Халыкара гаилә көненә багышланган иде.

Дәреснең  максаты -  ата-аналарның  белемнәрен арттыру , ата-аналар һәм балалар арасында конструктив хезмәттәшлекне булдыру.

Дәрес барышында ата-аналар өлкәннәр һәм балалар арасындагы уңышлы хезмәттәшлек турында видеоролик  карадылар һәм фикер алыштылар, аннары  рольле уеннарда катнаштылар. Уен барышында зурларга теге яки бу ситуацияләргә бала күзлегеннән карау мөмкинчелеге тудырылды.

Бүлекчә белгечләре сүзләренчә, әлеге дәресләр гаиләдәге эмоциональ элемтәләрне ныгыту, бала һәм ата-ана арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International