Зәйдә "Һөнәри шәҗәрә" бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде

2017 елның 12 мае, җомга

Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Һөнәри шәҗәрә" бәйгесе комиссиясенең конкурска йомгак ясау буенча утырышы узды.

Конкурс комиссиясенә  шәһәр һәм район буенча гомуми белем бирү оешмаларындагы 4-6 сыйныфларда укучы 43  баладан эш килде.  Барлык гаризалар һәм иҗади эшләрне карап чыкканнан соң, 12 укучыга призлы урыннар бирелде.

Кул ясалмасы номинациясендә Егор Уразайкин, рәсем буенча Әлфия Ганиева, шигырь номинациясендә Альмир Минекаев, презентация буенча Валерий Прокопьев беренче урыннарны яуладылар.

Конкурста җиңүчеләр мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр һәм Казанда урнашкан балалар өчен KidSpace һөнәрләр шәһәрчегенә сәфәр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International