Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Любовь Таирова балигъ булмаганнар арасында интерактив дәрес үткәрде.
Чараның максаты булып балигъ булмаганнарны Бөек Ватан сугышында катнашкан пионер-геройларның батырлыгы белән таныштыру торды.
Дәрес барышында белгеч Бөек Ватан сугышы елларындагы афәтләр турында сөйләде. Аннан соң укучыларга видеофильм карарга тәкъдим ителде.