"Исток-Башлангыч" Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова 12-нче санлы лицейның 4 нче сыйныф укучылар һәм җитәкчесе белән берлектә мәгълүмати акция үткәрде. Ул гаиләдә балалар һәм яшүсмерләргә карата җәбер-золым булдырмауга юнәлдерелгән.
Акция кысаларында балалар плакатлар ясадылар, мәгълүмати буклетлар бастырдылар һәм тараттылар.
"Әлеге проблемага битараф калмаска дигән өндәү ишетелде дип ышанабыз", - диде акцияне оештыручылар.