Казанның Совет районы мәшгульлек үзәгендә эш урыннары ярминкәсе узачак

2017 елның 12 мае, җомга

17 майда Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча бүлеге эш эзләүче гражданнарны  ярминкәгә чакыра. Анда КПАТП № 9" ҖАҖ,  "Таттелеком" ҖЧҖ,  Казан шәһәре Совет районы Хәрби комиссариаты вәкилләре катнашачак.

Эшсез дәгъва кылучыларга алдагы вакансияләр тәкъдим ителәчәк дип көтелә: автобус йөртүче, шәфкать туташы, каравылчы, контакт-үзәк операторы, электр җиһазларын ремонтлау буенча слесарь-электрик, гранатометчик, механик-йөртүче, пулеметчик, сапер, снайпер, атучы һ.б.

Чара 9.00 түбәндәге адрес буенча башланачак : Казан ш., Журналистлар ур., 13 йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International