Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә "Буыннар очрашуы" дип исемләнгән чара узды. Чарага Бөек Ватан сугышы ветераннары – Алексей Назаров, Михаил Тюкин һәм Михаил Тихонов чакырылган иде.
Ветераннар өчен Владислав Мордвинов башкаруында "Зур күк" җыры яңгырады. Моннан тыш, ветераннарга гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы яшүсмерләр ясаган конфетлардан букетлар тапшырылды.
Үзәк белгечләре сүзләренчә, тарих геройлары белән очрашулар үсеп килүче буын өчен батырлык үрнәге булып тора.