"Яңарыш" үзәге белгечләре экологик тәрбияләү белән шөгыльләнә

2017 елның 12 мае, җомга

Экологик белем көне кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Үсемлекләр дөньясы" темасына мавыктыргыч чара узды.

Катнашучылар арасында үзәк карамагындагылар булды.

Уен барышында уңай эмоциональ кәеф билгеләп үтелде. Биредә балалар сорауларга җавап бирде, иҗади активлыгын күрсәтте. Чарада катнашучылар үсемлекләр дөньясы буенча белемен арттырды. Шунысын да әйтергә кирәк, бу уенда җиңелгәннәр булмады, барлык катнашучылар да призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International