Шушы көннәрдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәм концерты узды. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм "Колос" мәдәният йорты "Хәерле кич" ансамбле катнашучылары сугыш еллары җырларын җырлады, шигырьләр укыды.
Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ата-аналар җыелышы үткәрде.
Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Динамо" физкультура-спорт җәмгыяте катнашында, ел саен уздырыла торган "Яшь патриот" хәрби-спорт уены узды.
Чара Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 72 еллыгына багышланды. Анда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының махсус учреждениеләрендә тәрбияләнүче җиде районнан балигъ булмаган балалар катнашты.
Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә 15 нче майда 28 инвалид бала һәм 12 ата-ана өчен халыкара гаилә көненә багышланган “Бергә без бер гаилә” исемле кичә узды.
Узган җомга - 12 майда Тәтеш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырганнар.
Чарада 9 предприятие һәм оешма, алар арасында алар арасында "Содружество" ҖЧҖ , ааҗ Татмедиа АҖ Филиалы "Авангард" газеты редакциясе, "Агросервис-Волга" ҖЧҖ, "ТТС" ҖЧҖ, Тәтеш районы Хәрби комиссариаты һәм башкалар. Барлыгы эш бирүчеләр тарафыннан 44 вакансия тәкъдим ителгән иде: шәфкать туташы, психолог, электрик, инженер-энергетик, "С”категориясе белән машина йөртүче, һәм башкалар катнашты.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Календарьдә 15 май, димәк, бүген без иң игелекле һәм якты бәйрәмне - Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.
Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары Гөлшат Сәлахова һәм Наталья Закирова 2 номерлы балалар бакчасында булдылар.
Европакүләм иммунизация атналыгы кысаларында Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 10 ата-ана өчен вакцинация темасына чара оештырылды.
«Шатлык» приютында мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшьтәге балалар белән “Икмәк турында” , – дигән дәрес үткәрде. Дәрестә балалар икмәкнең барлыкка килүе, икмәкнең төрләре турындагы белемнәрен ныгыттылар. Чара кыр персонажы Гөлшат исемле татар курчак белән үткәрелде.
Бүген “Өченче буын Университеты” тантаналы рәвештә унынчы уку елы ахырын билгеләде. Чыгарылыш сыйныф укучыларын Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да котлады.