Шушы көннәрдә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе бинасында инвалидларны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча, шул исәптән куелган квота хисабына, территориаль комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Әлеге чара халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белән берлектә оештырылды.
Киңәшмәгә Киров һәм Мәскәү районнары территориясендә эшчәнлек алып бара торган 68 эш бирүчеләр чакырылган иде .
Чара барышында эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру буенча максатчан күрсәткечен үтәү мәгълүматы җиткерелде – ул да булса районнарда яшәүче эшкә яраклы яшьтәге инвалидларнның 37% тәшкилш итә. Комиссия белән инвалидларны квота буенча эш урыннарынаэшкә урнаштыру мәсьәләсе каралды.