"Здравушка" үзәгендә традиөион "Матурлык һәм шатлык Көне" узды

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

18 августта мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Здравушка" социаль тернәкләндерү үзәгендә "Матурлык һәм шатлык Көне" дип исемләнгән традицион бәйрәм узды . Чара "Ныклы гаилә" федераль партия проекты ярдәме белән үткәрелде.

Сәламләү сүзе белән бәйрәмдә чыгыш ясаган кунаклар: Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Ксения Владимирова, "Бердәм Россия" партиясенең Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Владимир Глухоньков,"Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте" республика оешмасы инвалидларны социаль тернәкләндерү һәм адаптация бүлек җитәкчесе Надежда Бакина һ.б.

Балалар өчен уеннар, җырлар, биюләр, аквагрим белән масштаблы программа  оештырылган иде. Үзәктә тәрбияләнүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International