Шушы көннәрдә Биектау муниципаль районы авыл җирлекләрендә "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм юрист, мәгариф бүлеге һәм мәшгульлек үзәге вәкилләре гражданнарны кабул итте.
Очрашу барышында инвалидлар белән түгәрәк өстәл утырышы үткәрелде. Аларга "Социаль пакет яки акчалата компенсация?" темасына видеоязма күрсәтелде, махсус буклетлар таратылды.
Эш вакытында консультация пунктында әлеге авыл җирлекләре халкы белгечләргә пенсия фонды аша түләүләргә, социаль яклау органнары эшенә кагылышлы сорауларын бирә алдылар.