19-20 нче августта Казан шәһәреннән 40 км ераклыкта матур Мишә буена урнашкан Татарстан республикасы Питрәч авылында йомырка фестивале “Скорлупино” бәйрәме узды. Бәйрәм бик күңелле, кызыклы булды. Монда мастер-класслар, интерактив майданнар, төрле фестиваль уеннары, ә иң мөһиме – Татарстан республикасының иң зур “Йомырка тәбәсе” әзерләү иде. Шунда ук авыз итү дә булды.
Питрәч “Шатлык” приюты да бу чарадан читтә калмады. Алар мастер-класс үткәрделәр - бу сәйләннән төрле сәнгать әйберләре әзерләү иде. Мастер-класста барлык теләгән кеше бу эшнең нечкәлегенә өйрәнә алды.