23 август көнне Казан шәһәренең Совет районында вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узачак

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Казан шәһәре Совет районы эш белән тәэмин итү үзәге филиалына вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра. Чара Журналистлар ур., 13 йорт адресы буенча 23 август көнне 9:00 сәгатьтә башланачак.

Ярминкәдә "Казан ипподромы" ҖЧҖ, "КазХимНИИ" АҖ, Казан шәһәре Совет районы буенча Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының бүлеге катнашачак.

Эш эзләүчеләргә юридик бүлек начальнигы, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (химия өлкәсендә), машина йөртүче һәм башка вакансияләр тәкъдим ителәчәк.

Ярминкә 12:00 сәгатьтә башлана. Керү һәм барлык хезмәтләр бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International