"Тылсым" Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Татарстан Республикасы буенча Россия федерациясе җәза үтәү Федераль Идарәсе җинаять-башкарма инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә балигъ булмаган балалар булган шартлы рәвештә хөкем ителгән ата-аналар белән очрашу үткәргәнн. "Гаиләдә көч куллану," - "Тормыш-ул көрәш" программасын тормышка ашыру кысаларындагы чараның исеме шундый иде.
Очрашу барышында социаль эш буенча белгеч Йолдыз Вафина әңгәмә алып барды. Аннары социаль педагог Гөлия Мифтахова ата-аналар өчен "Ата-ананың балага мөнәсәбәте" дигән тест үткәрде.