"Өмет чаткысы" үзәгендә бщйрщм чарасы оештырылды

2017 елның 29 августы, сишәмбе

Арча "Өмет чаткысы" балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Чебурашка һәм  аның  дуслары” курчак театры катнашында музыкаль күңел ачу чарасы үтте.

2016 елда “Иҗтимагый инициатива” проекты бәйгесендә ”Курчакларның тылсымлы дөньясы” проектын тормышка ашыру  кысаларында үзәк специалистлары әкияттән өзек күрсәттеләр. Балалар яраткан геройлары Чебурашка,Гена, Шапокляк белән очраштылар. Бәйрәм ахырында “Фиксики” логоритмика биюен башкардылар.

Педагог-психолог Эльвира Хадыева сүзләренчә, мондый чаралар балаларның эчке дөньясын баета, дуслык хисләрен тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International