Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршында эшләп килә торган "Сәламәтлек" клубы катнашучылары "Җиңү" паркындагы чираттагы очрашуны Татарстан Республикасы Көне багышладылар.
Үзәк белгечләре "Яратам сине, туган ягым" викторинасын оештырды. Викторина кече ватанга мәхәббәт тәрбияләү, аның узган тарихи, бүгенге көне, мәдәнияты, икътисады, табигате белән танышу максатында үткәрелде. Катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, яшь елларда ничек эшләүләре хакында сөйләделәр. Викторина Борис Христофоров һәм Наилә Салимгариева җиңүчеләр булды. Чара ахырында барлык катнашучылар татлы призлар белән бүләкләнделәр.