"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе кысаларында Яшел Үзән халыкка социаль хезмәт күрсәтү "Рэхэт" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе базасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләдәге балалар һәм әти-әниләр белән очрашу оештырылган иде.
Бүлекчә белгечләре укучыларга җиңел һәм энтузиазм белән яңа белемнәр алырга теләделәр. Ә барлык балалар да белем Көнен яхшы күтәренке кәеф белән каршы алсын өчен, иганәчеләр хәйрия рәвешендә язу-уку кирәк-яраклары белән букчалар, мәктәп һәм спорт формасы, аяккиемнәре тапшырды.
Хәйриячеләргә - "Яңа Тура Технополисы" ("Барсил") Идарәче компаниясе һәм Яшел Үзән РУЭС предприятиясенә - ата-аналардан һәм балалардан җылы рәхмәт сүзләре яңгырады.