Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.
2017 елның 29 августында Чистай психоневрология интернаты базасында Татарстан Республикасы психоневрологик интернатларында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында "Талантлар салават күпере" икенче Республика конкурс-фестивале узды.
30 август, шәһәр Көнендә, Иске Татар бистәсе территориясендә "Ачык йөрәкләр шәһәре" дигән инклюзив иҗади мәйданчык оештырылды. Чараның инициаторлары - Казан мәдәният идарәсе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы ярдәме белән Константин Васильев музее белән берлектәге "Юность" мәдәният сарае базасындагы "Э-моция" Иҗади инклюзив студиясе.
30 августта, шәһәр Көнендә, Иске Татар бистәсе территориясендә "Ачык йөрәкләр шәһәре" дигән инклюзив иҗади мәйданчык оештырылачак. Чараның инициаторлары - Казан мәдәният идарәсе, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы ярдәме белән Константин Васильев музее белән берлектәге "Юность" мәдәният сарае базасындагы "Э-моция" Иҗади инклюзив студиясе.
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең ял көннәре хакында күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар" 19.02.1992 елгы 1448-XII№ Законы нигезендә 30-нчы август – Татарстан Республикасы Көне һәм Корбан гаете – эшләми торган бәйрәм көннәре булачак.
Җәйге ялның соңгы көннәрендә Азнакай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Яшьләр үзәге хезмәткәрләре белән берлектә “Азнакай” санаторий- профилакториенда ял итүче яшүсмерләр өчен “Һөнәр сайлау – киләчәкне сайлау” исеме астында уен-квест уздырдылар.
Мәктәп каникуллары тәмамланып килә. Бу вакыт эчендә күп кенә 14 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган яшүсмерләр ял итеп тә, эшләп тә элгерделәр һәм беренче хезмәт хакларын алдылар.
.
Татарстан Республикасы Көне һәм шәһәр Көне алдыннан Бөгелмә балалар һәм яшүсмерләр өчен "Ялкын" социаль приютында "Гасырларда яшә, туган Татарстан!" дигән танып белү иҗади проекты башланды.
Кичә Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен "Юлдаш" интернатында мөһим һәм тантаналы вакыйга - спорт-уен мәйданчыгын ачу узды.
Кичә Алабуга эш белән тәэмин итү үзәгендә "Шартлы янгын сүндерү һәм персоналны эвакуацияләү" дигән практик дәресләр үткәрелде, анда 18 учреждение хезмәткәре катнашты. Чараның максаты - гадәттән тыш хәлләргә, шул исәптән янгын чыгуга әзер булу, нинди адымнар ясауны белү.