Кичә балалар һәм яшүсмерләр өчен "Надежда" Мамадыш социаль приюты хезмәткәрләренең "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексында катнашуга йомгак ясалды.
Мамадыш шәһәре балалар-яшүсмерләр "Олимп" спорт мәктәбе каршындагы ГТО буенча тестлар ясау Үзәге белгече Зәринә Шәрифуллина "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы учреждениясе хезмәткәрләренә 4 алтын, 3 көмеш һәм 3 бронза билге тамгасын тапшырды һәм киләчәктә физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшендә уңышлар теләде.