“Изгелек”  үзәгендә терроризмга каршы чара узды

2017 елның 29 августы, сишәмбе

2017 нче елның  28 нче августында  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган  «Террордан башка - без тынычлык өчен» дигән темага патриотик чара үтте.

Чараның максаты - халыкара терроризмга каршы көрәштә берләшү һәм шулай ук  барлык дөнья илләрендә, шәһәрләрендә зыян күрүчеләрне хуплау иде.

Белгеч Россиядә иң эре террорчылык актлары кылынуы һәм  илебезнең тыныч халкы шуларның корбаны булуы турында сөйләде. Катнашучылар һәрберебезнең  уяулыгы,  җаваплылыгы  терроризм үсүен  кисәтергә ярдәм итә ала дип  килештеләр. Терроризмда зыян күргән кешеләргә һәм һәлак булганнарга теләктәшлек белдереп күккә “Дөньяда тынычлык, дуслык, үзара аңлашу, сәламәтлек, мәхәббәт, шатлык ...!" теләп символик шарлар очырдылар. Чарада 20 кеше канашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International