Яңа уку елы алдыннан юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау максатында Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологлары Светлана Кирдина һәм Равия Хәйретдинова юлда йөрү кагыйдәләре буенча профилактика чарасы уздырганнар. Анда социаль хезмәтләр алучы 8-13 яшьлек балалар, шул исәптән "Преодоление" клубының әгъзалары, барлыгы 12 бала катнашкан.
Балалар тагын бер кат җәяүлеләрнең төп бурычларын һәм хокукларын искә төшерделәр, җәяүлеләрнең урамда типик хаталары турында фикер алыштылар. "Үз-үзебезне юлда дөрес итеп алып барырга өйрәнәбез" викторинасында катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, барлык конкурсларда, уеннарда актив катнаштылар. Очрашу ахырында "Яшел ут" дигән музыкалҗ уен үткәрелде.