ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

Кичә, 20 мартта, Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.

 

 

Кичә Яшел Үзән «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Социаль приютлардагы тәрбияләнүче балаларның ата-аналары белән социаль эш формалары һәм алымнары” темасы буенча зональ киңәшмә узды.

 

Кичә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Казан шәһәре «40 петель» хәйрия клубы вәкилләре булды.

 

Бөгелмә «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Равия Хәйретдинова экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау буенча чара үткәрде.

 

Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Энҗе Хөснетдинова шахмат турниры үткәрде. Анда 8 бала катнашты.

 

 

Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр экологик акциядә катнашты.

 

Март аенда «Веста» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре рус әдәбияты классигы, бөек язучы һәм фикер иясе Лев Толстойга багышланган чаралар үткәрде.

 

«Язгы игелек атнасы " игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр №6 балалар шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре беләночрашты.

 

Агымдагы елның 21нче мартында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Дорга авылының мәдәният йорты хезмәтчәннәре хәйрия концерты белән килделәр. Алексеев Николай оештырган әлеге концерт – һәр тернәкләнүченең күңелен яулады. Бу артистның хезмәте – төрле милләт  халкының  музыкаль иҗатын профессиональ  сәхнәгә куюга бәйләнгән. 

 

Бөгелмәдә Игелекле эшләр эстафетасын 30 нчы «Чыршыкай» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре дәвам итте. Балалар «Радуга» комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә концерт программасы белән чыгыш ясады.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International