Бөгелмә «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Равия Хәйретдинова экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау буенча чара үткәрде.
Дәрес барышында яшүсмерләр видеоролик карадылар һәм фикер алыштылар. Төркемле уеннар вакытында яшүсмерләр экстремизм төрләрен билгеләделәр.
Чара ахырында һәр катнашучы әлеге проблемага үз карашын белдерде.