Кичә Яшел Үзән «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Социаль приютлардагы тәрбияләнүче балаларның ата-аналары белән социаль эш формалары һәм алымнары” темасы буенча зональ киңәшмә узды.
Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Яшел Үзән муниципаль районы социаль яклау бүлеге, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар вәкилләре, шулай ук комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре катнашты.