Югары Ослан интернат-йортына бәйләм әйберләр бүләк иттеләр

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Кичә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Казан шәһәре «40 петель» хәйрия клубы вәкилләре булды.

Кунаклар учреждение карамагындагыларга «Спасаем души, согревая теплом» проекты турында сөйләде, аның катнашучылары ятим балаларга һәм ялгыз өлкәннәргә бәйләм әйберләр бүләк итә.

Шулай итеп, интернат-йортта яшәүчеләргә җылы бәйләм әйберләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International