Бөгелмәдә Игелекле эшләр эстафетасын 30 нчы «Чыршыкай» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре дәвам итте. Балалар «Радуга» комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә концерт программасы белән чыгыш ясады.
Кечкенә волонтерлар башкаруында «Зореньки краше и солнца», «Мой подарок маме», «Шарики воздушные» кебек җырлар яңгырады. Аннары дәртле биюләр башкарылды, рус һәм татар телләрендә шигырьләр укылды.
Язгы игелек атнасы акциясе кысаларында оештырган концертта 48 өлкән яшьтәге граждан катнашты.