Дорга мәдәният йортыннан концерт

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Агымдагы елның 21нче мартында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсенә Дорга авылының мәдәният йорты хезмәтчәннәре хәйрия концерты белән килделәр. Алексеев Николай оештырган әлеге концерт – һәр тернәкләнүченең күңелен яулады. Бу артистның хезмәте – төрле милләт  халкының  музыкаль иҗатын профессиональ  сәхнәгә куюга бәйләнгән. 

         Бу чарада башкарылган моңлы җырлар, шаян биюләр, такмаклар, шулай ук Дорга башлангыч белем бирү мәктәбе укучылары чыгышы өлкәннәребезнең күңелен күтәреп җибәрде. Алар үзләре дә кушылып, бергәләп җырлап, биеп алдылар.

Йомгаклау өлешендә тамашачылар Дорга мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәт йөзеннән теләк, тәкъдимнәрен җиткерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International