ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бөгелмә «Радуга» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Антонина Налимова һәм Ольга Лукашова «Без тынычлык өчен!» дигән мәгълүмати-аңлату акциясе үткәрде.

 

Кичә Казан шәһәре Вахитов районының эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды. Чарада 3 район предприятиесе вәкилләре катнашты, барлыгы 427 эш урыны тәкъдим итте.

 

21 нче мартта бөтен дөньяда Даун синдромы булган кешеләр көне билгеләп үтелә. 17 ел дәвамында «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге зур мәгълүмати эш алып бара, аның максаты булып җәмәгать игътибарын Даун синдромы белән авырган кешеләргә җәлеп итү, чаралар, акцияләр, флешмоблар үткәрү тора.

 

 

Кичә Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре район Башкарма комитетында чираттагы киңәшмә барышында катнашучыларны халыкны эш белән тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эшкә урнаштыру белән таныштырды.

 

22 март көнне Буа районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү “Гармония” үзәге өйгә килеп хезмәт күрсәтү бүлегендә карау астында булган Рунга авылыннан Сидоров Анатолий Илья улы ветераннар арасында уздырылучы “Балкыш” сәнгәть фестиваленең район этабында катнашты.

Бүген Лаеш «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Югары Отар акылга зәгыйф балалар өчен интернат-йортында булып кайттылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

 


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 20 нче март көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13 017 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 260 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,64% күрсәткечен тәшкил итте.

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3897 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 136 кешегә азрак.

 

Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясады.

 

 

Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында патриотик тәрбия бирү Ассоциациясе җитәкчеләре һәм №139 һәм №96 гимназиясе укучылары булды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International