«Язгы игелек атнасы " игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр №6 балалар шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре беләночрашты.
Алар мавыктыргыч әңгәмә үткәрде. Балалар бик теләп әңгәмәдә катнашты, нинди изге гамәлләр эшләгәннәре турында сөйләде.
Чара ахырында китапханә хезмәткәрләре балаларга китаплар бүләк итте.