Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һөнәри юнәлеш бирүче чаралар үткәрүне дәвам итә

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Кичә, 20 мартта, Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.

Профконсультант балаларга һөнәр төшенчәсен аңлатты. Чара барышында балалар шулай ук төрле уеннар уйнады, һөнәрләр турында мультсериал карады.

Очрашу ахырында балалар кем булырга теләүләре турында сөйләде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International