2018 елның 30 мартында «Полезный досуг» программасы кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ведомство һәм ведомствоара учетта торган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Минем куркынычсызлык» дип исемләнгән кызыклы чара уздырды.
Әгерҗенең балалар һәм яшүсмерләр өчен «Наз» социаль приюты карамагындагы балалар Үзидарә көне үткәрделәр.
2018 елның 29 мартында Әккәрәй урта мәктәбендә әһәмиятле вакыйга булды. Социаль проект кысаларында “ЛУКОЙЛ” һәм “РИТЭК” хәйрия фонды “СПОРТ. СӘЛАМӘТЛЕК. ЫШАНЫЧ” дигән гаилә бәйрәме уздырды.
Агымдагы елның 30 мартында Әлмәтнең мәшгульлек узәгендә "Елабуга Укупрпласт» ҖЧҖ вәкиленең өйдә хезмәт куючы инвалидлар белән чираттагы очрашуы узды.
2018 елның 2нче һәм 3нче апрелендә Вахитов районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар белән хезмәт базарында социаль адаптацияләшү буенча дәүләт хезмәте оештырылачак.
Яр Чаллының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Асылташ» социаль приютының «Узышчылар» төркемендә «Сәламәтлек сәгате» узды. Чара балаларда дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвешен күзаллауны булдыру максатыннан үткәрелде.
Бүген Түбән Кама шәhәренең “Милосердие” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгендә ТАССРны формалаштыруда актив катнашкан гражданннарга багышланган “Тарих шәhесләр” дип аталган фотогалерея уздырылды.
Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә остаз Марина Кузнецова социаль хезмәт алучылар өчен «Поинт-ту поинт» нокталап рәсем ясау техникасы буенча мастер-класс үткәрде.
Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Аутизмлы кешеләр» дигән мәгълүмати әңгәмә үтте.
29 март көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагоглары Наталья Бахтигареева һәм Ольга Бывальцева балалар өчен «Юность» боз сараена бару оештырды.