Вахитов районының эшсез гражданнары социаль адаптацияләшү буенча дәүләт хезмәте алачак

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

2018 елның 2нче һәм 3нче апрелендә Вахитов районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар белән хезмәт базарында социаль адаптацияләшү буенча дәүләт хезмәте оештырылачак.

«Мастер Профи» ҖЧҖ белгече Ю. А. Белитская озакка сузылган эшсезлекне ничек җиңәргә икәнен һәм хезмәткә кызыксындыру уятырга өйрәтәчәк. Эшсез гражданнарга дөрес итеп резюме төзү, эш бирүче белән үз-үзеңне тоту турында сөйличәкләр.

Эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре билгеләп үткәнчә, һәр катнашучы тиешле киңәшләр алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International