Агымдагы елның 30 мартында Әлмәтнең мәшгульлек узәгендә "Елабуга Укупрпласт» ҖЧҖ вәкиленең өйдә хезмәт куючы инвалидлар белән чираттагы очрашуы узды.
Чара "Елабуга Укупрпласт» ҖЧҖ, Әлмәт мәшгульлек узәге, «Девон-кредит» АБ һәм «Консалтинговый центр» ЯАҖ арасында төзелгән эш урыннарын арендага бирү хакындагы килешүләр нигезендә үткәрелде.
Ике атнага бер мәртәбә утүче бу чарада инвалидлар үзләре җитештергән продукцияне наряд нигезендә тапшырып, эш өчен кирәкле җиһазлар җыелмасының тулы партиясен алып китәләр. Бу килешуләр нигезендә мөмкинлекләре чикләнгән 18 кеше эш белән тәэмин ителгән.