Минзәләнең комплекслы үзәк карамагындагы яшь балалар файда белән шугалакта вакыт уздырды

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

29 март көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагоглары Наталья Бахтигареева һәм Ольга Бывальцева балалар өчен «Юность» боз сараена бару оештырды.

Чараның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Шуу алдыннан балалар белән куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрелде.

Яхшы боз, күңелгә ятышлы музыка баларның кәефен күтәрде. Белгечләр фикеренчә, тимераякта шуу – искиткеч физик күнегү, сәламәтлекне ныгыту өчен бик яхшы мөмкинлек.

Социаль педагог Ольга Бывальцева билгеләп үтүенчә, спорт эшчәнлеккә уңай тәэсир итә, баларга ачылырга, башка кешеләр белән хезмәттәшлек итәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International