2018 елның 29 мартында Әккәрәй урта мәктәбендә әһәмиятле вакыйга булды. Социаль проект кысаларында “ЛУКОЙЛ” һәм “РИТЭК” хәйрия фонды “СПОРТ. СӘЛАМӘТЛЕК. ЫШАНЫЧ” дигән гаилә бәйрәме уздырды.
“Тату гаилә” дип исемләнгән чараның максаты – мөмкинлекләре чикле балалар белән спорт чаралары уздыру. Проектның җитәкчесе Г.И. Микушова мондый чараларны ай саен үткәрә.