Яр Чаллының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Асылташ» социаль приютының «Узышчылар» төркемендә «Сәламәтлек сәгате» узды. Чара балаларда дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвешен күзаллауны булдыру максатыннан үткәрелде.
Малайлар кызыксынып «Витаминнар – безнең дуслар» һәм «Зарарлы һәм файдалы ризык» дигән презентацияләр карадылар, уеннарда актив катнаштылар, викторина сорауларына һәм табышмакларга җавап бирделәр.
Үткәрелгән чара барышында приют карамагындагы балалар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, дөрес туклану кагыйдәләрен үтәргә һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга булдылар.