2 нче апрель – Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Аутизмлы кешеләр» дигән мәгълүмати әңгәмә үтте.

Ата-аналарны аутизм диагнозы, чирлеләрнең үз-үзләрен тотуларына хас билгеләр, мөмкин булган коррекцияләү белән таныштырдылар, мисаллар китереп, үзәк шартларында мондый балалар белән ирешелгән уңышлар турында сөйләделәр.

«Аутизм диагнозы тормышны буш һәм төссез итми, – дип билгеләп үтте үзәк белгечләре. – Диагноз кешегә үз гаиләсендә яшәргә, җәмгыятьнең бер өлеше һәм тормышы югары кыйммәткә ия булган кеше булырга комачауламый».

Очрашу ахырында ата-аналарга әлеге тема буенча буклетлар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International